news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Казанда илкүләм проект буенча мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк

„Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп, „Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Казанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча ел ахырына кадәр 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм 710 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Төзелеш министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Ершов урамындагы „Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп, „Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Шулай ук ел ахырына кадәр илкүләм проект буенча «Лето» торак комплексын өчен тышкы челтәрләр төзү тәмамланачак һәм «Светлая долина» торак комплексында өске су чистарту корылмаларына реконструкция ясалачак.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. Дәүләт җитәкчесе бу эшләрнең максатларын 2020 елның 21 июлендә кабул ителгән 474нче санлы указында билгеләде, аны «май указы» дип тә атыйлар. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100