news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халыкның кереме күләме буенча алдынгы ун төбәк арасына керде

Россия төбәкләре рейтингында беренче урында Ямал-Ненец автономияле округы тора.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы халыкның матди байлыгы дәрәҗәсе буенча РФ төбәкләре рейтингында унынчы баскычта урнашты. РИА Новости агентлыгы шундый мәгълүматлар китерә.

Республикада халык кереме һәм товарлар белән хезмәтләрнең билгеле бер теркәлгән күләменең чагыштырмасы – 1,97.

Рейтингта беренче өчлеккә Ямал-Ненец автономияле округы (3,11), Ненец автономияле округы (2,92) һәм Мәскәү (2,4) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100