news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт милләт бердәмлеген ныгытуга төбәкләр арасында субсидияләр бүлде

Татарстан Республикасына милләт сәясәтен алып бару өчен 18,2 млн сум акча бирелә

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте милләт бердәмлеген ныгытуга төбәкләр арасында субсидияләрне бүлгән. 2014-2020 нче елларда “Россия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше” Федераль максатчан программасына кагылышлы боерык рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыккан. Бу хакта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты рәсми сайтында хәбәр ителә.

Иң зур суммалар алган төбәкләр түбәндәгеләр: Санкт-Петербург – 38 млн сум, Башкортстан Республикасы — 37,8 млн сум, Красноярск крае — 29 млн сум, Кырым — 28,8 млн сум, Ставрополь крае — 28,5 млн сум, Свердловск өлкәсе — 25,4 млн сум, Татарстан Республикасы — 18,2 млн сум. Иң кечкенә субсидияләр Севастополь, Яһүд автономияле өлкәсенә, Магадан, Калуга, Калининград һәм Волгоград өлкәләренә бүлеп бирелгән.

Быел федераль бюджеттан 53 төбәккә барлыгы 369,26 млн сум акча җибәрелә. Элегрәк, алдагы ел белән чагыштырганда, субсидия күләме үзгәрмәгәнлеге, ә аны алган төбәкләр саны 10 га артуы турында хәбәр булган.

Федераль максатчан программа яшьләр форумнары һәм лагерьларын, фестиваль, күргәзмә, конкурсларны үткәрүне, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүне, милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрнең торышын мониторинглауны күздә тота.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot