news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә карабодай һәм шикәр комына бәяләр арткан

Узган айда озак вакыт сакланыла торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур булды.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Мартта шикәр комының бәясе 13,5 процентка, ә карабодай 6,2 процентка, ә макарон 2,4 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Узган айда озак вакыт сакланыла торган азык-төлеккә ихтыяҗ зур иде. Аларны коронавирус таралу һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле алдылар.

«Мартта азык-төлек товарлары арасында шикәр комының бәясе күпкә арткан. Россиянең барлык субъектларында да бәя арту күзәтелгән», — диелгән ведомствода.

«Карабодай 6,2 процентка арткан. Россиянең 32 субъектында карабодай ярмасының бәясе 7 процент һәм аннан да күбрәккә күтәрелгән», диелгән Росстат хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100