news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт азык-төлек сатып алырга өндәүләр турында: Артык запас җыюдан мәгънә юк

Социаль челтәрләрдә сәүдә челтәрләреннән азык-төлек сатып алырга өнди торган хәбәрләр тарала башлады.

 (Казан, 6 март, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә сәүдә челтәрләреннән азык-төлек сатып алырга өнди торган хәбәрләр тарала башлады. Экспертлар провокацияләргә бирешмәскә киңәш итә, чөнки ритейлерларның товар запасы зур, ә сатып алынган продуктлар бозылырга мөмкин.

«Вазгыятьне аңламау аркасында кешеләр ялган хәбәрләр тарата яки бу илдәге хәлне болгату өчен махсус эшләнә», — дип белдерде Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры Игорь Кох.

Агентлыкның әңгәмәдәше провокациягә бирешмәскә кирәк, дип билгеләп үтте.

«Монда бернинди мәгънә юк. Сәүдә челтәрләрендәге вәзгыятьне үзгәртүнең объектив нигезләре юк», — диде Кох.

Белгеч шулай ук ниндидер сәүдә челтәрләренең кайбер товарларның санын бер кешегә сату күләмен чикләү карарын шәрехләде.

«Мөгаен, бу карар кешеләр артык товарлар сатып алмасын өчен эшләнгәндер. Сәүдә челтәрләре өчен бәяләр чикләгән, ә калганнарга андый чикләү юк. Шуңа бәйле рәвештә, кемдер файда күрү өчен моны куллана ала», — дип фаразлады эксперт.

Кайсыбер сәүдә челтәрләре товарларның кайбер категорияләре буенча бер кеше сатып ала алырлык продукция күләмен чикләде. Мондый карарны, әйтик, «Лента»да кабул иттеләр. «Татар-информ» компаниясендә аңлатуларынча, бу кибеттәге продукцияне зур күләмдә сатып алып, аннары югары бәяләрдән сату өчен алып бетермәсеннәр өчен кертелгән мәҗбүри чара.

«Челтәр кибетләрендә килүчеләрнең артык күп товар сатып алу очраклары ешайды, ул соңыннан башка каналлар аша кибет бәясеннән шактый артык бәяләрдән сатыла. Шул ук вакытта челтәр клиентлары үзләре өчен кирәкле продукциянең вакытлыча булмавы белән очрашырга мөмкин», — дип ассызыклады «Лента» вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100