news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда илкүләм проектлар буенча 340 социаль объект төзелгән һәм ремонтланган

2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 27,4 млрд сум тотылган.

Татарстанда илкүләм проектлар буенча 340 социаль объект төзелгән һәм ремонтланган
Михаил Захаров

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда илкүләм проектлар буенча узган елда 341 социаль һәм инфраструктура объекты төзеделәр һәм ремонтладылар. Бу хакта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

«Бу — мәктәпләр һәм балалар бакчалары. Диспансерлаштыру өчен күчмә медицина үзәкләре сатып алынды, ФАПлар урнаштыру, чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итте. 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларны ясле урыннары белән тәэмин иттеләр, бу программа агымдагы елда да дәвам итә. Физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче кешеләр саны артты. Поликлиникаларның сыйфатлы мохите булдырылды», — диде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.

Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, узган ел республикада илкүләм проектлар составында 49 төбәк проекты гамәлгә ашырылган. 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 27,4 млрд сум акча җибәрелде, алар тулысынча үзләштерелде.

«Төзелгән социаль әһәмияткә ия объектларның тиешле максатларда кулланылуы зарур, дип йомгаклады Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры. — Халыкның табигый үсешен, гомер озынлыгын һәм айлык реаль хезмәт хакын арттыру буенча зур эш көтә».

Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәргән илкүләм проектлар 2019 елдан бирле бөтен илдә гамәлгә ашырыла.



Галерея: Заседание совета «Единой России» по информированию и реализации нацпроектов


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100