news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Антон Силуанов Россиядә бетеп бара торган һөнәрләрне атады

Финанс министрлыгы башлыгы белгечләргә ихтыяҗның кимүен яңа технологияләр үсеше белән бәйләде.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия финанс министры Антон Силуанов яңа технологияләр үсеше сәбәпле, бухгалтерларга һәм сакчыларга ихтыяҗ киләчәктә кимиячәген әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Күп һөнәрләр үлә, — диде министр. — Тиздән бухгалтер һөнәре кирәксез үк булмаса да, аларның саны кимиячәк».

Силуанов фикеренчә, куркынычсызлыкны тәэмин итү системалары барлыкка килү белән, шулай ук, сакчыларга ихтыяҗ кимиячәк. Ул технологияләр үсеше белән яңа мөмкинлекләр һәм һөнәрләр барлыкка килә, дип аңлатты.

«Икенче яктан, бу технологияләрне булдыручы бай кешеләр, фирма хуҗалары һәм аларда эшләүче хезмәткәрләр арасында аерма нык арта бара», — дип өстәде Финанслар министрлыгы башлыгы һәм әлеге проблеманың үсеш алган икътисадлы күп кенә көнбатыш илләрендә актуаль булуын искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100