news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләр үзләре теләгән хезмәт хакы күләмен әйтте

Тикшеренүләр өч меңнән артык кеше арасында үткәрелгән.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр 2021 елда 158 мең сум хезмәт хакы алырга тели. Ә Мәскәү һәм Санкт-Птербургта яшәүчеләрнең тагын да күбрәк аласы килә. Тикшеренүләрне «Работа.ру» сервисы үткәргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, Россиядә яшәүчеләр һәр ай саен уртача 158 мең сум хезмәт хакы алырга тели. Шул ук вакытта керем күләме төбәккә карап аерыла. Мисал өчен, Мәскәүдә яшәүчеләр бер айда уртача 175 мең сум, Санкт-Петербург кешеләр 164 мең сум акча эшләргә тели.

Тикшеренүләрдә катнашучыларның бары тик 7 проценты гына 2021 елда 29 мең сум хезмәт хакы, 18 проценты 30 меңнән 49 мең сумга кадәр акча алырга тели. Респондетларның чиреге (24 процент) 50 меңнән алып 69 мең сумга кадәр акча эшләргә тели.

Тикшеренүләрдә ктанашучыларның тагын 15 проценты 70 меңнән алып 99 мең сумга кадәр, 17 проценты 100 меңнән 149 меңгә кадәр, 19 проценты 150 мең сумга кадрә хезмәт хакы алырга тели.

Тикшеренүләр өч меңнән артык кеше арасында үткәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100