news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2021 елда Россиядә пенсияне инфляциядән югарырак дәрәҗәдә индексацияләделәр

Путин түләүләрне индексацияләүдә тоткарлык булмавына өметләнүен белдерде.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә пенсияне 6,3 процентка индексацияләделәр. Бу турыда социаль мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Картлык буенча уртача иминият пенсиясе 1039 сумга арттырылган һәм индексация белән 17541 сум булачак», — диде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры.

Аның сүзләренчә, 32 миллион кешенең пенсиясе арткан. Бу максатка 374 миллиард сум акча тотылган. Россиядә барлык пенсионерларның 23 проценты яки 11 миллион өлкән кеше 2020 елның декабрь азагында ук арттырылган пенсия алды.

Россия Президенты Владимир Путин пенсияне индексацияләүдә тоткарлык булмавына өметләнүен әйтте. Ул министрдан бу механизмны чынга ашыру турында хәбәр итүен сорады. Элегрәк ул Россия Хөкүмәтенә эшли торган пенсионерларга түләүләрне индексацияләү мәсьәләсен карарга кушты.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә инфляция 4,9 процент тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100