news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов чүпне сортларга аеру буенча фин компанияләренең тәкъдимнәрен карарга кушты

Калдыклар белән эш итү мәсьәләсенә караш, ТР Президенты позициясеннән чыгып, комплекслы һәм системалы булырга тиеш, дип саныйлар Казан Кремлендә.

Миңнеханов чүпне сортларга аеру буенча фин компанияләренең тәкъдимнәрен карарга кушты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан калдыклар белән эш итү мәсьәләсенә (ул чүпне сортларга аеру һәм эшкәртүне күздә тота) системалы караш булдырырга ниятли. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Калдыклар белән эш итү мәсьәләсенә карашның, ТР Президенты позициясеннән чыгып, комплекслы һәм системалы булуы зарур. Без Татарстанда төзү күздә тотылган чүп яндыру заводы проектына экспертиза үткәрү белән генә чикләнмәскә тиеш», - дип искәртте Галимова.

Әйтик, узган атнада Рөстәм Миңнеханов Финляндия делегациясе белән очрашты. Эшкуарлар, чүпне сортларга аеру һәм эшкәртүне дә кертеп, калдыклар белән эш итү буенча берничә тәкъдим кертте. Татарстан Президенты ТР Экология һәм табигый ресурслар, Юстиция министрлыкларына Финляндия компанияләренең тәкъдимнәрен карарга кушты.

«Әлеге проектлар безнең тарафтан, һичшиксез, кызыксыну уята. Безнең бурыч – калдыклар белән эш итү буенча тулы бер чылбыр булдыру», - дип сүзен йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100