news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакы күләмен 850 сумга арттыра

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында икенче укылышта 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 12 мең 130 сумга кадәр арттыру турында хөкүмәт закон проекты кабул ителде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә.

Минималь хезмәт хакы күләмен 2019 елның икенче кварталында эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменә кадәр арттыру күздә тотыла.

Практикада минималь хезмәт хакы төбәкләрдә төрлечә артачак, ә 850 сум минималь өстәмә булачак. Төбәкләр үз «минималкасын» федераль дәрәҗәдәгедән түбән билгели алмый. Шуңа күрә бу күрсәткечне исәпләгәндә, район коэффициентлары һәм хезмәт хакына процент өстәмәләре исәпкә алына.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100