news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең артуы үзмәшгуль пенсионерларга да кагылачак

Индексация үзмәшгуль гражданнарның мәҗбүри иминият взносларын түләмәве аркасында үткәрелә.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артуы мондый пенсияләрне алучы үзмәшгуль пенсионерларга да кагылачак. Бу хакта «Газета.Ru» Федераль салым хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Үзмәшгульләр исәбенә кергән пенсионерлар эшләмәүче гражданнар рәтенә керә, димәк, аларның пенсиясе индексацияләнәчәк», - дип искәртә басма салым хезмәтенә сылтама белән.

Эш шунда ки, үзмәшгуль буларак теркәлгән гражданнар мәҗбүри иминият взносларын түләми. Шуның аркасында аларның иминият пенсияләре, ялланган хезмәткәрләр һәм шәхси эшкуарлар сыйфатында хезмәт итүчеләрнең пенсиясеннән аермалы буларак, гомуми тәртиптә индексацияләнә.

Шул рәвешле, 1 гыйнвардан үзмәшгульләрнең иминият пенсиясе 6,6 процентка артачак, эшләүче пенсионерларныкы исә 1 августтан гына күтәреләчәк.

Ноябрь уртасына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда үзмәшгульләрнең саны 46 мең кешегә җиткән. Мондый салым статусына ия булучылар иминият взносларын ирекле рәвештә түли һәм шулай итеп үз пенсияләрен формалаштыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100