news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе арта

Иминият пенсияләре законда каралган вакыттан бер айга алданрак индексацияләнәчәк.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка арта. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фондта билгеләп үтүләренчә, индексация нәтиҗәсендә «түләүләр аена уртача алганда бер мең сумга артачак», ул иминият пенсияләре турындагы законда каралган вакыттан бер айга алданрак күтәреләчәк.

Нәтиҗәдә, Яңа ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе күләме уртача алганда 16,4 мең сум тәшкил итәчәк. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның пенсиясе 46,5 мең һәм 39,9 мең сумга җитәчәк, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы, пенсия арту сәбәпле, 2019 елга һәм 2020-2021 еллардагы план чорына Россия Пенсия фондының бюджеты 80,6 миллиард сумга арттырылуы турында хәбәр иткән иде. Шул хактагы законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100