ТРның һәм Әзербайҗанның дәүләт корпорацияләре һәм эшлекле даирәләре вәкилләре хезмәттәшлек турында килеште

Бакуда бизнес-форумда ТР һәм Әзербайҗан арасында икътисади элемтәләр буенча эш комиссиясен булдыру мөмкинлеге сөйләшенде

(Баку, 5 декабрь, «Татар-информ», Мансур Имрадов). Кичә Бакуда ТРның һәм Әзербайҗанның эшлекле даирәләре бизнес-форумы тәмамланды. Ике көн дәвамында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге делегация Әзербайҗанның Министрлар Кабинетында мөһим очрашулар уздырды. Делегация составына ТРның алдынгы предприятие җитәкчеләре, шул исәптән, “КАМАЗ” ЯАҖ, Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзелеше заводы, “Серго исемендәге завод” ААҖ, “ЕлАЗ” сәүдә йорты, Казан вертолет заводы һ.б. керде.
ТР делегациясе Әзербайҗанның беренче вице-премьеры Ягуб Эюбов, икътисад һәм сәнәгать министры Шахин Мустафаев, энергетика министры Натик Алиев, гадәттән тыш хәлләр буенча министр Кәмаледдин Гейдаров, транспорт министры Зия Мамедов, дәүләт нефть компаниясе президенты Ровнаг Абдуллаев белән очрашты.
Кичә Баку бизнес-үзәгендә ТР һәм Әзербайҗан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында бизнес-форум үтте. Аерым алганда, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев катнашында үткән очрашу барышында ТРның алдынгы тармаклары презентацияләнде, шул иәсптән, нефть химиясе, машина төзелеш, авиация, бизнес өлкәләре һ.б.
Әзербайҗан икътисады потенциалы турында экспортны һәм инвестицияләрне алга җибәрү буенча Әзербайҗан агентлыгы президенты Р.Мамедов сөйләде.

Очрашу барышында ТР һәм Әзербайҗан арасында хезмәттәшлек буенча махсус икътисади комиссия булдыру тәкъдиме чыгарылды.
Соңыннан ТР һәм Әзербайҗан тармаклары башлыклары һәм эшмәкәрләрнең очрашулары үтте.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Миңгалиев сөйләгәнчә, очрашу нәтиҗәләре буенча эшлекле икеяклы беркетмә төзеләчәк, анда сәфәр барышында ясалган барлык тәкъдимнәр чагылачак. Соңыннан әлеге хезмәттәшлек формаларын җентекләп тикшерү башланачак.