Р.Миңнеханов: “Энергия, ресурсларны саклау күргәзмәсе безнең өчен өйрәнү полигоны”

ТР Президенты “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылышында катнашты

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Казан ярминкәсе” янәдән энергия һәм ресурсларны саклау буенча яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим итү, энергия саклау белән бәйле көнүзәк проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданына әйләнде. Бүген биредә “Энергетика. Ресурсларны саклау” дигән XIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” дигән XIII халыкара симпозиум эшли башлады. Әлеге чараларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте булышлыгында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге оештырган.

Күргәзмәне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, БМОның тотрыклы энергетика буенча Европа икътисади комитеты рәисе Сигурд Хейберг, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һ.б. катнашында узды.
“Энергетика. Ресурсларны саклау” халыкара күргәзмәсенең заманча җиһазларны, хисап һәм ресурсларны куллануны җайга салу приборларын, энергетика иминлеге системаларын, яңа технологияләр куллануны күздә тоткан программалар тәкъдим итү урыны буларак абруе елдан-ел арта. Моны катнашучылар саны да раслап килә. Быел биредә Россиянең 23 төбәгеннән 170 тән артык предприятие һәм фирма, дөньяның 8 иле (Австрия, Англия, Бельгия, Алмания, Дания, Испания, Кытай, Нидерланд), компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен, технологияләрен тәкъдим итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов энергия һәм ресурсларны саклау буенча елдан-ел яңа җиһазлар, алдынгы технологияләр тәкъдим ителә торган әлеге традицион күргәзмәне гади күргәзмә генә түгел, ә өйрәнү полигоны дип атады. “Бу актуаль тема энергия саклаудан башланган булса, хәзер исә без энергия саклау белән беррәттән ресурсларны саклау турында да сүз алып барабыз. Бу өлкәдә шактый уңышларга да ирешелде. Тулай төбәк продукты арта бара, ә энергия, ресурсларны куллану кими. Бүгенге күргәзмә бу өлкәгә караган яңа технологияләрне, җиһазларны алга таба куллануга этәргеч бирер дип ышанам. Бу безнең өчен өйрәнү полигоны да”, -ди республика башлыгы.

Энергия һәм ресурсларны саклау буенча быелгы күргәзмәдә катнашучы предприятиеләрнең шактые –Татарстаннан. Алар арасында “Татнефть”, “Казан оргсинтез”, “Түбән Кама нефтехим”, “Генерация компаниясе”, “Челтәр компаниясе” һ.б. бар. “Татнефть”, мәсәлән, республика программасы кысаларында ресурсларны саклау буенча “Энергия нәтиҗәлелегенә нигезләнгән икътисад” дигән үз тармак программасын тормышка ашыра. Быел ул үз стендында җылылык энергетикасы өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген тәэмин итүче технологияләргә төп урын биргән. Аерым алганда, Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү системаларының пыяла-пластик торбалар кулланып нәтиҗәлелеген күтәрү технологиясе тәкъдим ителә. Әлеге технология җылылык челтәрләренең хезмәт итү вакытын 50 елга кадәр җиткерергә ярдәм итә. “Татнефть”нең углеводород чималын чыгарганда иярчен табылган суны чистарту технологиясе исә быелгы күргәзмәнең махсус дипломы белән билгеләп үтелде. Ул авыр ятмаларны үзләштергәндә энергия чыгымнарын киметүгә йөз тота.
Дәрәҗәле кунаклар күргәзмә ачылышыннан соң биредәге экспозицияләр белән җентекләп танышты.
Бу минутларда “Казан ярминкәсе”нең бизнес-үзәгендә Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Хөкүмәтенең күчмә утырышы бара. Ул ТР да 2011-2015 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга исәпләнгән энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү максатчан программасының үтәлешенә багышлана.