Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә интернет-кибеттә 7 меңнән артык эш урыны булачак
Яңа эш урыннары булдыру һәм туплау 2022 ел ахырына тәмамланачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Яшел Үзән, 5 сентябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). «Яшел Үзән» территориаль үсеш үзәге резиденты Wildberries интернет-кибете гамәлдәге килешүгә үзгәрешләр кертте. Хәзер, комиссиянең уңай бәяләмәсеннән соң, инвестпроект 4 000 эш урыны түгел, ә 7 300 эш урыны булдыруны күздә тота.
Шул ук вакытта проектның бәясе, киресенчә, кими. 2019 елда, инвестпроект стартында ул 5,1 млрд сумга бәяләнсә, үзгәрешләрдән соң 4,5 млрд сумга кадәр кимиячәк, диде Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин.
Wildberries тарату комплексы Яшел Үзән сәнәгать мәйданчыгында урнашкан. Аның ике чираты да төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Яңа эш урыннары булдыру һәм туплау 2022 ел ахырына тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз