Федераль салым хезмәте салым салуның яңа режимын алдан сайларга киңәш итте

2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм салым рәвешендә махсус салым режимы гамәлдән чыгарыла.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе салым түләүчеләргә салым салуның яңа режимын алдан ук сайларга киңәш итте. Бу турыда исәпкә алу урыны буенча салым органына үз вакытында хәбәр итәргә тәкъдим ителә, чөнки 2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм салым махсус салым режимы бетерелә.

«Әгәр салым түләүчеләр ел ахырына кадәр яңа салым режимын мөстәкыйль сайламасалар, алар автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчереләчәк», — диелә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәрендә.

Ведомствода 2020 елдан керемгә бердәм салым куллана ала торган кешеләрнең исемлеге бу режимны куллану өчен өстәмә шартлар кертелүгә бәйле рәвештә кимеде, дип искә төшерделәр. 2020 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри маркировкасы булырга тиешле товар (табигый мехтан эшләнмәләр, аяк киеме товарлары һәм дару препаратлары). сата торган оешма һәм шәхси эшмәкәрләр керемгә бердәм салымны кулланырга хокуксыз була. 

2021 елның 1 гыйнварыннан керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару барлык салым түләүчеләргә дә кагылачак. Ул бетерелгәннән соң, оешмалар салым салуның гадиләштерелгән системасына, ә шәхси эшмәкәрләр патентлы салым салу системасына күчәргә хокуклы, яки «үзмәшгульләргә салым»ны сайлый ала.