news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәр ияләре билгеле

Эш бирүчеләр иң югары хезмәт хакын Владивостокта матросларга тәкъдим итә.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Узган айда белгечләр Россиядә 150 меңнән артык вакансияне анализлаган һәм иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителә торган тармакларны билгеләгән. Бу хакта "Работа.ру" сервисы тикшеренүләренә сылтама белән RT хәбәр итә.

Иң югары хезмәт хакларының берсе суднода эшләүчеләргә түләнә икән. Анда ай саен 154 мең сумга кадәр хезмәт хакына исәп тотарга мөмкин. Монда кайбер вакансияләр шактый югары түләнә. Владивостокта матрос 240 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Шулай ук логистика һәм складта эшләү өлкәсендә дә хезмәт хаклары югары булуы ачыкланган. Эш бирүчеләр белгечләргә 155 мең сумга кадәр акча тәкъдим итәргә әзер. Күчемсез милек өлкәсендә уртача югары хезмәт хакы 141 мең сум тәшкил итә.

Исемлеккә шулай ук стартаплардагы вакансияләр дә кергән. Яшь белгечләр яңа проектлар өчен 140 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100