Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Covid-19 һәм нефтькә бәяләр төшү аркасында «Татнефть»нең табышы кимегән
Нефть компаниясе 2020 елның язында Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрне коронавирустан саклау өчен акция үткәрде.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе 2020 елның беренче кварталында халыкара стандартлар буенча әзерләнгән финанс хисабын бастырды. Компаниянең табышы бер ел элек 227 млрд сум булса быел беренче кварталда 198 млрд сум тәшкил иткән. шулай итеп, компаниянең табышы 2 тапкырдан күбрәккә төшкән. Бу хакта компания материалларында әйтелә.
Нефть компаниясе 2020 елның язында Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрне коронавирустан саклау өчен акция үткәрде.
«Төркем акционерларының чиста табышы 2020 елның беренче кварталында 25,2 млрд сум тәшкил итте. Чагыштыру өчен 2019 елның беренче кварталында чиста табыш 60,1 млрд сум булган», — диелгән материалларда.
2020 елның беренче кварталы дәвамында «Татнефть» 7,2 млрд тонна нефть һәм 240,5 млн кубометр газ чыгарган. «ТАНЕКО» комплексында 3 млн тонна нефть продуктлары җитештерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз