news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айрат Фәррахов Мантуровка Россия җитештерүчеләренең чыгымнары буенча мөрәҗәгать итте

Ел саен Россия эшмәкәрләренә аларның товары безнең ил территориясендә җитештерелгәнен исбатларга кирәк, ә кризис вакытында мондый экспертизаның бәясе кече һәм урта бизнес өчен күтәрә алмаслык булырга мөмкин.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Динар Прокопьев). Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Россия товарларын җитештерүчеләр өчен еллык экспертиза турындагы мәсьәләне күтәрде. Ул Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катыринга мөрәҗәгать язган.

«Безгә үзебезнекеләргә ярдәм итәргә кирәк, бу хәзер барысына да аңлашыла кебек. Әмма җитештерүче елга бер тапкыр товарны Россиядә җитештергәнен исбатларга тиеш, бер кочак кәгазь җыярга туры килә», — дип сөйләде парламентарий.

Айрат Фәррахов Татарстан эшмәкәрләре белән элемтәдә тора, һәм шунда ук кече һәм урта бизнесның берничә вәкиле аңа еллык экспертиза белән булган кыенлыклар турында сөйләгән. Махсус комиссия продукциянең Россиядә җитештерелүен расларга тиеш. Эшмәкәр кирәкле кәгазьләрне җыйганнан соң эшли башлый.

Дәүләт Думасы депутаты икътисади кризис шартларында экспертиза бәясе кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кыйммәт булырга мөмкин, дип саный. Ул проблеманы хәл итүне буенча үз күзаллавын тәкъдим итте.

«Гадиләштерергә, цифрлаштырырга, өч елга бер тапкыр эшләргә кирәк. Ахыр чиктә, алдау өчен җаваплылыкны күтәрергә мөмкин бит. Минемчә, монда манипуляцияләр булмаячак», — дип саный әңгәмәдәш.

Мантуров белән Катырин  закон буенча ай дәвамында җавап бирергә тиеш. Әмма Айрат Фәррахов Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча комиссиясе рәисе урынбасары буларак, тиздән эшче төркем утырышы үткәрергә планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot