Алабугада икътисади зоналарның территорияләрнең үсешенә йогынтысы хакында фикер алыштылар

Алабугада урнашкан махсус икътисади зона инвесторларны иң беренче чиратта административ киртәләр булмау белән җәлеп итә
(Алабуга, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасының административ-эшлекле үзәгендә “Махсус икътисади зоналар – төбәкләр үсешенең нәтиҗәле коралы” исемле инвестиция семинары узды.
Семинарда Махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык, резидент-компания һәм Алабуга учреждениеләре, төбәк һәм тармак ассоциацияләре вәкилләре катнаша.
“PricewaterhouseCoopers» консалтинг компаниясе экспертлары фикеренчә, Россия автомобиль базарының потенциалы зур (2014 елга автомобиль сату күләме елына 6 миллион данәгә җитәргә мөмкин), шуңа күрә дөрес стратегия булганда Татарстан, шул исәптән “Алабуга”махсус икътисади зона үсеше анда лаеклы урын табарга мөмкин.
Алабуга районында урнашкан икътисади зона инвесторларны иң беренче чиратта административ киртәләр булмау белән җәлеп итә, дип аңлатты биредә үз бизнесын җәелдерергә теләгән резидент-компания вәкиле. Ә кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, махсус икътисади зонага хезмәткәрләр җибәрүче сыйфатында республиканың берничә авыл районы билгеләнгән, анда яшәүчеләрне эш урынына вахта ысулы белән йөртәчәкләр.
Семинар эшендә Даниянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пер Карлсен катнашты, ул журналистлар белән булган әңгәмәсендә меңьеллык шәһәргә соклануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, җылылык изоляциясе җитештерү буенча «Rokwool» компаниясе Татарстандагы Дания бизнесының “беренче карлыгачы”. Әгәр моңа кадәр дания компанияләре Россиянең төньяк-көнбатышында күбрәк урнашкан булса, хәзер алар илнең үзәк һәм көньяк төбәкләренә алмашына башланган. Илче моны Россиядә инвестиция климаты яхшы булу белән аңлатты.