news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ипотека кыйммәтләнәчәк

Фаразлар буенча, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә тирбәләчәк, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Якын арада яңа төзелешләргә һәм икенчел базарда ипотека ставкалары артырга мөмкин, дип кисәтте «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ипотека ставкасын арттыру айлык түләүнең үсешен тәэмин итәчәк», — ди белгеч.

Енин фаразлары буенча, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы артканда, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булачак, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.

Үзәк Банк 23 апрельдә төп ставканы 0,5 процент пунктына — еллык 5 процентка кадәр арттырды. Бу 2014 елның декабреннән максималь үсеш адымы. Күрсәткеч артканнан соң, Россия банклары кертемнәргә процент ставкаларын күтәрә башлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100