news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 17 августка кадәр 10 мең түләнәчәк

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин министрлыкларга һәм ведомстволарга адреслы финанс ярдәме күрсәтү турында хисап тотарга кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тулы булмаган балалы гаиләләргә, авырлы хатын-кызларга пособие, шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү — ун мең сум — мәктәп укучыларының ата-аналарына 17 августка кадәр күчереләчәк.

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады. Аерым алганда, сүз алиментларга бәйле проблемаларны хәл итү, шулай ук июльдән тулы булмаган гаиләләрдәге сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга аена 5650 сум күләмендә түләү кертү турында барды.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы җиде яшькә кадәрге балаларны карау өчен “больничныйлар”ны тулы күләмдә түләргә кушты, ә авыр матди хәлдә калган йөкле хатын-кызлар аена 6350 сум акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100