Татарстан быел федераль бюджетка кредит түләүдән азат ителгән

2020 елда республика бюджет кредитлары буенча 573 миллион сум күләмендәге бурычын түләргә планлаштырган булган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Россиянең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында, 2020 елда бюджет кредитлары түләүдән азат ителгән. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карарын ил Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

«2020 елда төбәкләр бурыч түләүдән тулысынча азат ителә. 2021-2024 елларда алар ел саен җыелган бурычның 5 процентын, 2025-2029 елларда вакытыннан алда каплау мөмкинлеге белән тигез өлешләргә бүлеп калганын түләячәк», — дип искәртә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта, федерация субъектлары быел бурыч түләүгә юнәлдерелмәгән акчаларны пандемиянең аяныч нәтиҗәләрен бетерүгә, шулай ук салым һәм салым булмаган керемнәрне киметү өчен компенсацияләргә сарыф итә ала.