Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
АКШ та нефть чыгару кимү турындагы мәгълүматлар фонында нефть бәясе артуын дәвам итә
АКШ та чимал җитештерү 2014 елның сентябрендәге минималь дәрәҗәгә төшкән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). АКШ та нефть чыгару кимү турындагы рәсми мәгълүмат дөнья күргәннән соң, нефть бәясе артуын дәвам итте. Узган атнада көненә 113 мең баррельдан 8,83 млн баррельга кадәр кимегән, диелә "Bloomberg" агентлыгы хәбәрендә.
Нәтиҗәдә, АКШ та чимал җитештерү 2014 елның сентябрендәге минималь дәрәҗәгә төшкән. Шулай ук нефть бәясе артуына урман янгыннары турындагы хәбәрләр дә йогынты ясый, чөнки алар Канадада нефть чыгару кимүгә китергән.
Лондонның "ICE Futures" биржасында "Brent" маркалы нефтькә июль фьючерслары Мәскәү вакыты белән 7.55 кә барреле 45,33 долларга кадәр арткан. Нью-Йорк товар биржасы (NYMEX) сатуларында "WTI" нефтенә июнь аена фьючерслар котировкасы әлеге вакытка барреле 44,68 долларга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз