news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада аена 5 млн битлек җитештерәчәкләр

Тегү фабрикасының 14 хезмәткәре көн саен иртәндән кичкә кадәр эшли.

Түбән Камада аена 5 млн битлек җитештерәчәкләр
ntr-24.ru

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама тегү фабрикасы медицина битлекләрен чыгаруны көйләде – фабрика яңа җитештерү алымына берничә көн элек күчте. Тегүчеләр көненә 1,5 мең берәмлек шәхси саклану чарасы әзерли. Җитештерелә торган битлекләр саны якын арада аена 5 млн данәгә кадәр артачак. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.

Тегү фабрикасының 14 хезмәткәре көн саен иртәдән кичкә кадәр һәм хәтта ял көннәрендә эшли. Элек фабрикада махсус кием һәм мәктәп формасын тегәләр иде, шуңа күрә битлекләр ясау өчен махсус җиһазлар әлегә юк - аларны кулдан диярлек тегәләр. «Эластик» заводыннан эш өчен кирәкле материал алына.

Бу битлекләр администрация хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ирекле ярдәмчеләр өчен тәгаенлангән. Алга таба башка тармакларны да битлекләр белән тәэмин итә башлаячаклар. Якынча исәпләүләр буенча, алар 300 мең данә кирәк булачак. Озакламый эшкә үзмәшгульләр, шулай ук укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче башка хезмәткәрләр дә җәлеп ителәчәк.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр буенча беренче урынбасары Радмир Беляев әйткәнчә, хәзер битлекләр тегү буенча җайланмалар көтелә, аннан аена 5 млн данәгә кадәр битлек җитештереләчәк.

«Бу безгә Түбән Кама территориясендә битлекләргә булган ихтыяҗны ябарга мөмкинлек бирәчәк», - диде Беляев.

5 мең битлек юлда инде, алар Кытайның Мейшань шәһәреннән китерелә. «Камасталь» компаниясе дә ярдәм күрсәтте. Алар шулай ук Түбән Камага 5 мең данә битлек җибәргән. Шәһәргә шәхси саклану чаралары киләсе атнада килеп җитәчәк.

Тегү фабрикасыннан әзер битлекләрне бирә башладылар инде. Уртача алганда, бер кешегә дүрт битлек салынган, аларга өстәп антисептик һәм перчаткалар куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot