Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия Президенты: Барлык пособиеләр һәм пенсияләр план нигезендә индексацияләнәчәк
1 февральдән ана капиталы, социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр өлеше 8,4 процентка индексацияләнгән.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). РФ гражданнарының аерым категорияләренә ярдәм итү өчен барлык пособиеләр план нигезендә индексацияләнәчәк, дип ышандырды Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин.
«Барлык социаль пособиеләрне булган планнарыбыз нигезендә, тиешле дәрәҗәдә индексацияләячәкбез. Пенсияләр дә, социаль пособиеләр дә, алар барысы да индексацияләнәчәк», — дип белдерде Россия авиакомпанияләренең очучылар составындагы хатын-кызлар белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән ана капиталы, социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрнең бер өлеше 8,4 процентка индексацияләнгән. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре дә арта.
2022 елда ана капиталы беренче тапкыр фактик инфляция нигезендә артачак. Мәсәлән, беренче балага түләүләр күләме 534,5 мең сумга җитәчәк, ә икенче балага — 693,1 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз