news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләрнең кайсы техник карауның гамәлдә булуын озайта алуын аңлаттылар

Техник карауны 1 февральдән 30 сентябрьгә кадәр үтәргә тиеш булган машина йөртүчеләр аны үтү вакытын ярты елга озайтырга мөмкин.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында машина йөртүчеләрнең кайсысы техник карауның гамәлдә булуын озайтырга мөмкин икәнлеген аңлаттылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров шул хакта сөйләде.

Техник карауны 1 февральдән 30 сентябрьгә кадәр үтәргә тиеш булган машина йөртүчеләр аны үтү вакытын ярты елга озайтырга мөмкин. Әлеге чараны 1 февральгә кадәр үтәргә тиеш булган транспорт чаралары хуҗалары яңа кагыйдәләр буенча техник карау узарга тиеш булачак.

«Диагностик картаның булуы һәм гамәлдә булу вакыты турындагы мәгълүматны 1 марттан Дәүләт автоинспекциясе сайтында алырга мөмкин. Боларның барысы да ачык  — һәр машина йөртүче аның бераз кичектерелү мөмкинлеге бармы икәнен карый ала», - дип аңлатты Андрей Егоров.

Техник карау үтү бәясе үзгәрмәячәк. Җиңел машиналар өчен бәя 350 сумнан 450 сумга кадәр, йөк автомобильләре өчен 5 тоннага кадәр — 400 сумнан 500 сумга кадәр, 5 тоннадан артык булганда 450 сумнан 650 сумга кадәр була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100