news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сербия Президенты Казандагы утырышта Мәскәүдә узачак Җиңү парадына чакыру алды

Татарстан башкаласы сәүдә, икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия Хөкүмәтара комитеты утырышын үткәрү мәйданчыгына әверелде.

Сербия Президенты Казандагы утырышта Мәскәүдә узачак Җиңү парадына чакыру алды
tatarstan.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия вице-премьеры Юрий Борисов Сербия Президенты Александр Вучичны Мәскәүдә узачак Җиңү парадына чакырды. Сәүдә, икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия Хөкүмәтара комитеты утырышында шундый белдерү яңгырады.

«Сербия Президенты Александр Вучичны 2020 елның 9 маенда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк бәйрәм чараларында күрүебезгә шат булачакбыз», - диде Борисов.

Ул шулай ук ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре хакында да сөйләде. Ике яклы сәүдә мөнәсәбәтләре яхшы динамика күрсәтә. 2019 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше күрсәткечләре соңгы алты елдагы рекордлы дәрәҗәгә – 2,6 миллиард долларга җиткән.

«Ике яклы элемтәләрнең тыгыз графигы илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрнең чын мәгънәсендә стратегик хезмәттәшлек дәрәҗәсенә күтәрелүен раслый. Белградның, үз милли мәнфәгатьләренә таянып, Россия белән ике яклы хезмәттәшлеккә йөз тотуын гаять мөһим дип саныйм. Без мондый алымны тулысынча хуплыйбыз», - дип искәртте Борисов.

Сәүдә, икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Сербия Хөкүмәтара комитетының пленар утырышы бүген иртән Казан Ратушасында башланды. Очрашуда, РФ вице-премьеры Юрий Борисовтан тыш, Сербиянең беренче вице-премьеры, тышкы эшләр министры Ивица Дачич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100