^"КамАЗ" ААҖ хезмәт саклау өлкәсендә бүләккә дәгъва белдерә

^"КамАЗ" ААҖ хезмәт саклау өлкәсендә бүләккә дәгъва белдерә
(Чаллы, 5 март, "Татар-информ", Илисә Ганиева). "КамАЗ" ААҖндә хезмәт саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы буенча йомгаклау киңәшмәсе булды. 2004 елда "КамАЗ" ААҖ хезмәт саклау буенча чараларга 150 миллион 644 мең сум акча сарыф иткән, бер эшчегә 2738 сум туры килә. Бу узган елга караганда 29 процентка артык. Узган ел 22007 эш урыны аттестацияләнгән, бу гомум күләмнең 52 процентын тәшкил итә. Персоналларның авыру очраклары 13,7 процентка кимегән. Киңәшмәдә 2005 елга травма алуны 10 процентка киметү һәм аттестацияләнгән эш урыннарын 60 процентка җиткерү бурычы игълан ителде.