news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Горький тимер юлчыларның горурлыгы

^Горький тимер юлчыларның горурлыгы

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Составына Казан бүлеге кергән Горький тимер юлының февраль өчен эш күрсәткечләре Россия төбәгендә иң яхшылардан. Шул рәвешле, тимер юл транспорты хезмәтләрен 5 165 мең пассажир кулланган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,6 процентка артык. 3 214,2 мең тонна йөк җибәрелгән, ягъни узган елныкына караганда, 107,1 процентка артык. Гомумән алганда, февральдә йөк әйләнеше 10 550 миллион тонна-километрга җиткән, элеккедән 5,3 процентка артык дигән сүз. Узган елның феврале белән чагыштырганда, хезмәт җитештерүчәнлеге 0,9 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot