news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ринат Сабиров: Җылылык өчен түләү тарифлар үсү аркасында артмый

Декабрь аенда Татарстанда айлык уртача температура 2019 елга караганда 7 градуска түбәнрәк булган.

Ринат Сабиров: Җылылык өчен түләү тарифлар үсү аркасында артмый
«Татар-информ» архивы

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Республикасында тарифлар буенча газ бәясен арттыру очраклары теркәлмәгән. «Газпром межрегионгаз Казань» АҖ генераль директоры Ринат Сабиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Газ бәясе тарифлар буенча артмый. Барысы да объектив рәвештә аңлатыла. Декабрь аенда Татарстанда айлык уртача температура 2019 елга караганда 7 градуска түбәнрәк булды. Бу хәл гыйнварда да кабатлана. Безнең республикада гына шундый вазгыять күзәтелми. Тулаем алганда, Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, бу – Россия буенча айлык уртача температура. Шулай булгач, газ куллану күләме дә арта», - диде ул.

Сабиров сүзләренчә, декабрь ае дәвамында тотылган газ күләме узган елда газ куллануга карата 115 процент тәшкил иткән. Татарстанда барлыгы 1,95 миллиард кубометр газ кулланылган.

«Республика газ куллану буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербургтан кала дүртенче урынны били. Димәк, бәя шул килеш калды, ә газ куллану күләме 1,5 миллиард сумга кадәр артты», - дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot