news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Татарстанда бензин бәясе артуга аңлатма бирделәр

Республикада ягулык бәясе Идел буе федераль округындагы башка төбәкләр белән чагыштырганда түбәнрәк.

Казан Кремлендә Татарстанда бензин бәясе артуга аңлатма бирделәр
«Татар-информ» архивы

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Хөкүмәте республикада бензин бәясе артуга бәйле вазгыятьне контрольдә тота. Шулай да Татарстанда ягулык бәясе Идел буе федераль округы буенча уртача алганга караганда түбәнрәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Базар контрольдә тотыла, без вазгыятьне күзәтәбез. Әгәр Идел буе федераль округы буенча төп күрсәткечләргә күз салсак, гомумән алганда Татарстанда бәяләр категориясе күп кенә субъектларга, хәтта безнең күршеләргә караганда да түбәнрәк», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, бәяләр аерым бер территориядә генә артмый, бу бөтен илдә күзәтелә. ТР Хөкүмәте уртача күрсәткечләрне узып китмәсен өчен бәяләрне контрольдә тота.

«Безнең территориядә бәяләрнең акрынлап артуы үзен сиздерә, әлбәттә. Әмма Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечләрне алсак, без ничек булса ул чикне узып китмәскә тырышабыз», - дип искәртте спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot