news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2020 елда 1098 күпфатирлы йорт ремонтланачак

Барлыгы торак йортларны капиталь төзекләндерүгә 6,26 млрд сум тотылачак.

Татарстанда 2020 елда 1098 күпфатирлы йорт ремонтланачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Быел Татарстанда 1098 күпфатирлы йортка 6,26 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Быел гомуми мәйданы 4,5 млн кв.метр булган 788 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу программада Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала, 40 муниципаль берәмлек катнаша. Эре шәһәрләр объектлары белән бергә 1098 йортны 6,26 млрд сумга ремонтлау планлаштырыла», — дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Йортларның нигезе, түбәсе, лифтлар, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы ремонтланачак.

«Йортларга кирәк булган барлык эш төрләре дә башкарылачак. Без комплекслы рәвештә карыйбыз», — диделәр ведомствода.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан йортларын капиталь ремонтлау чыгымнары өч елга 6 млрд сумга кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100