news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Икътисадчы яңа елда сатып алу өчен иң отышлы валюталарны әйтте

АКШ доллары, евро һәм Швейцария франклары ышанычлы санала.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы доценты Елена Воронкова яңа елда сатып алу өчен иң яхшы валюталарны атады. Аның сүзләренә караганда, аларга АКШ доллары, евро һәм Швейцария франклары керә, дип хәбәр итә «Прайм».

Воронкова аңлатканча, соңгысы озак вакытлар инвесторлар тарафыннан валюта саклап тору урыны буларак каралды. Франкларга көчле үзгәрешләр хас түгел, чөнки ул тотрыклы икътисадка нигезләнә. Шул ук вакытта «доллар-евро» пары, Америка һәм Европа икътисадларын торгызу темпларыннан чыгып, киләчәктә шулай ук үзләренең алдынгы базар позицияләрен саклап калачак, дип саный икътисадчы.

Гомумән алганда, эксперт сүзләренчә, валюта курсларының динамикасын пандемия фонында волатильлек һәм тотрыксызлык характерлый.

«Бу шартларда россиялеләргә үзләренең консерватив валютага мөнәсәбәтен үзгәртергә, кертемнәрен чит ил валюталарында ачу турында турында уйланырга һәм уртача вакытка исәпләнгән табышка исәп тотарга кирәк», — дип белдерде Воронкова.

news_right_1
news_right_2
news_bot