Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Быел оешмаларның 80 проценты хезмәт хакын арттырырга җыена
Россия капиталына ия булган компанияләр хезмәт хакын уртача 10 процентка, ә чит ил капиталына ия компанияләр 7 процентка арттырырга планлаштыра.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елда компанияләрнең 80 проценты хезмәт хакын арттырырга тели. Бу хакта HeadHunter компаниясе уздырган тикшерүгә сылтама белән «Российская газета» яза.
Россия капиталына ия компанияләр хезмәт хакларын 10 процентка, ә чит ил капиталына ия компанияләр 7 процентка арттырырга планлаштыра.
«Хезмәт хакларын киредән карауның медиана күрсәткече Россия капиталына ия компанияләрнең хәзерге хезмәт хакына +10, ә чит ил капиталлы компанияләрдә +7 процентны тәшкил итәчәк», дип әйтелә тикшерүдә.
Инде гыйнвар аеннан ук Россия компанияләренең 20 проценты һәм Россия территориясендә эшчәнлек алып бара торган чит ил компанияләренең 16 процент хезмәткәрләрен үзгәрешләр көтә.
Беренче категориядәге компанияләрнең 19,8 проценты, ә икенче категориядәге компанияләрнең 11,5 процент хезмәт хакы арттыру турында уйламаган.
«Работа.ру» порталының тикшерү нәтиҗәләре буенча, яңа елда хезмәт хаклары 7-9, IT-өлкәдә 10-12 процентка артачак. Ретейл, төзелеш һәм җитештерү өлкәләрендәге массакүләм сегментта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары яхшырачак.
Алдарак «Татар-информ» Идел буе федераль округында хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Татарстанның Пермь краеннан кала икенче урында булуын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз