news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган төбәкләрне атадылар

Рейтингта Чукот автономияле округы беренче урынны били. Гыйнвардан сентябрь аена кадәр әлеге төбәктә яшәүчеләрнең уртача кереме 116,4 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Чукот автономияле округы 2020 елның тугыз аенда Россия күләмендә иң югары хезмәт хакы түләнә торган төбәк дип табылды. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, гыйнвардан сентябрь аена кадәр әлеге төбәктә яшәүчеләрнең уртача кереме 116,4 мең сум тәшкил иткән. Ямал-Ненец автономияле округы (110 мең) – икенче, Магадан өлкәсе (96,2 мең) – өченче урында.

Мәскәү (95,9 мең), Ненец автономияле округын (91,5 мең) бераз гына артта калдырып, рейтингта бишенче баскычны гына биләгән.

Ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң түбән уртача хезмәт хакын Иваново өлкәсендә (27,4 мең), Төньяк Осетия һәм Ингушетиядә (29,6 мең) алалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100