Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россельхознадзор Аргентина һәм Парагвайдан ит кертүне тыя
Тыю компанияләр продукциясендә үсеш стимуляторы - рактопамин табылуы аркасында кертелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россельхознадзор Аргентина һәм Парагвайдан ит кертүне тыя. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Чикләүләргә эләккән предприятиеләр исемлеге ведомство сайтында урнаштырылган. Тыю компанияләр продукциясендә үсеш стимуляторы - рактопамин табылуы аркасында кертелә. Әлеге матдә һәм терлекләрнең мускул массасын үстерүнең башка стимуляторларын куллану Россия законнары белән тыела.
Җомга көнне, 6 декабрьдә, Россельхознадзор Аргентина һәм Парагвай компетентлы ведомстволары белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Хезмәт Россиягә әлеге илләрнең барлык предприятиеләреннән сыер һәм мөгезле эре терлек итеннән продукция кертүне чикләү турында карар кабул итәргә мөмкин.
Әле 2019 елның маенда ук регулятор, продукциядә антибиотиклар еш ачыклана башлаганга күрә, Аргентинадан ит кертүне чикләргә вәгъдә иткән иде. Аргентина ягы Россельхознадзор каршында иттә мондый матдәләр санын контрольдә тоту буенча күрелгән чаралар турында хисап тотарга вәгъдә итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз