news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсионерлар өчен онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим ителде

Бу пенсионерларның акчасын мошенниклардан саклау өчен эшләнелә.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). «Куркынычсызлык өчен» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов пенсионерлар өчен банк карталарыннан көндәлек онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим итте. Бу турыда RT сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Оешма Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага хат юллаган. Анда Дмитрий Курдесов пенсионерларның еш кына телефон мошенниклары корбаны булуына игътибарны юнәлткән.

Мошенниклар телефоннан сөйләшкәндә өлкән яшьтәге кешеләрдән банк карталары мәгълүматын алуга ирешә һәм аларны башка счетка акча күчерергә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә ул пенсионерларның банк счетыннан онлайн рәвештә 10 мең сум гына күчерү лимитын куярга тәкъдим итте.

Дмитрий Курдесов сүзләренчә, бу дистанцион рәвештә бер вакытта зур суммада акча күчерү мөмкинлеген чикли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100