news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оешмалар коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны дәүләттән кире кайтара алачак

Гаризаларны Социаль иминиятләштерү фонды 1 октябрьгә кадәр кабул итә.

Оешмалар коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны дәүләттән кире кайтара алачак
Рамил Гали

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан оешмалары коронавируска каршы чараларга тоткан акчаны Россия Социаль иминиятләштерү фондына түләгән кертемнәрдән кайтара ала. Бу хакта Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсендә җәмәгать оешмалары җитәкчеләре белән узган очрашуда фондның төбәк бүлекчәсе идарәчесе Павел Лоханов хәбәр итте.

«Битлек, антисептиклар, үз хезмәткәрләренә тест үткәрү, термометрлар һәм башка профилактика чаралары уздырырга тоткан акчаны эш бирүчеләр Социаль иминиятләштерү фондына түләгән кертемнәрнең 30 проценты күләмендә кайтара ала. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Фондның төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Павел Лоханов.

Оешмалар үзләренең пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләренә Социаль иминиятләштерү фонды хисабына санаторийга юллама бирә ала. Шулай ук, елдагыча, тагын 13 профилактик чараны гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган. Алар арасында иң кирәклеләре: шәхси саклану чараларын алу, хезмәтне саклау буенча укыту, хезмәткәрләр өчен даими медицина тикшерүләрен үткәрү.

Быел Фонд бюджетында травматизмнан саклану чараларына 478 млн сум акча каралган. Бүгенге көнгә кадәр шуның 281,1 млн сумына гаризалар канәгатьләндерелгән.

Фонд хезмәткәрләре гариза тапшыруны 30 сентябрьгә кадәр сузмаска киңәш итә. Документларда хаталар булган очракта, соңгы көн килеп җиткәнче аларны төзәтү мөмкинлеге бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100