news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга илкүләм проектлар буенча ремонт эшләренә 11,5 млрд сум акча бирелде

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы алты илкүләм проектның 12 федераль программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Алар — «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният». Республика объектларын төзүгә, ремонтлауга һәм төзекләндерүгә ведомствога 11,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Быел 95 объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, 3,8 мең кв. метр авария хәлендәге торакка капиталь ремонт ясаячаклар. Илкүләм проектлар кысаларында бу максатларга 11,5 млрд сум бүлеп бирелде», — диде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.

Министр урынбасары сүзләренчә, 2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 65 объектта 3,3 млрд сумлык эш алып барыла.

Әлеге проект кысаларында төзүчеләр тарафыннан торак төзелешен активлаштыруга юнәлдерелгән «Стимул» программасы да гамәлгә ашырыла. Аның буенча «Арт-Сити» торак комплексында, Казанның өч балалар бакчасында, «Лето» торак комплексы өчен ике тышкы инженер челтәрендә һәм «Светлая долина» торак комплексында чистарту корылмаларында эшләр финансланачак.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100