news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану өчен сертификатлар тапшырды

Акциягә «Чаллы икмәге» сәүдә йорты, колбаса һәм ит эризыклары җитештерә торган «РМ Агро» компаниясе, «Славица» туңдырма фабрикасы кушылды.

Васил Шәйхразиев «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллану өчен сертификатлар тапшырды
Владимир Васильев

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның уңышы республикада яшәүче һәр кешегә һәм эшкуарга бәйле. Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев республика Министрлар Кабинеты утырышында шулай дип белдерде.

«Күркәм гадәткә кергәнчә, без ай нәтиҗәләре буенча товар җитештерүчеләргә «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмати билгесен файдалануны раслый торган сертификатлар тапшырабыз, аларга тагын бер мәртәбә рәхмәт әйтәбез», - диде Шәйхразиев.

Ул билгеләп үткәнчә, «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы – сыйфат күрсәткече, шулай ук реклама һәм популярлаштыру алымы да.

Шәйхразиев «Чаллы икмәге», «РМ Агро» компанияләре, «Славица» туңдырма фабрикасы (һ.б.) вәкилләренә сертификатлар тапшырды.

«Без колбаса һәм ит продукциясе җитештерәбез. Аларга Татарстан Республикасында гына түгел, Идел буеның кайбер зур шәһәрләрендә дә сорау зур. Ягъни „ТАССРның 100 еллыгы“ логотибы ябыштырылган продукция республикадан читкә дә чыгарыла», - диде «РМ Агро» компаниясе вәкиле Ирина Мәхмүтова «Татар-информ» агентлыгына.

Шәйхразиев әлеге сертификатларны районнарда да тапшырырга чакырды. Акция ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100