Татарстанда планнан 45 проценттан артык торакны файдалануга тапшырдылар

Фәрит Хәнифов республикада төзелеш программалары турында хисап тотты.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстанда планнан 45,3 процент торак файдалануга тапшырылган. Ул 1 миллион 349 мең кв.метр торак дигән сүз. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов сөйләде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 585 тикшерү үткәрде һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3,255 миллион сум штраф түләтүгә 78 карар чыгарды.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицион программасы буенча 996 фатирлык 17 йорт буенча хисап тотты. Тагын 113 объект төрле әзерлек дәрәҗәсендә.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 177 йортның 69ы файдалануга тапшырылган, шәхси торак төзелеше буенча 1068 йортның 6135е әзер.