news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Президенты Тимур Нагуманов урынына калачак кандидат исемен атады
Тимур Нагуманов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан 22 июньдә азат ителгән иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

архив/Ильнар Тухбатов
(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Күптән түгел Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән, бизнес-обмудсмен Тимур Нагуманов алдагы ярты елда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллектә дә эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында республика лидеры Рөстәм Миңнеханов белдерде.
"Бездә үзгәрешләр бар - Тимур Нагуманов хәзер инде Әлмәт районы башлыгы. Әлегә безнең яңа җитәкче юк, мин аны ярты елга Совет секретаре булып калуын сорадым", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент сүзләренчә, Тимур Нагуманов урынына аның урынбасары - Венера Камалова билгеләнергә мөмкин.
"Безнең хөрмәтле хезмәттәшебез Венера хәзер лидерлар рәтендә", - диде Президент.
Билгеле булганча, Тимур Нагуманов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан 22 июньдә азат ителгән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot