news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның утыздан артык районында сәүдә үзәкләре янә үз ишекләрен ача

Сәүдә үзәкләре кайбер чикләүләр белән эшли башлаячак.

Татарстанның утыздан артык районында сәүдә үзәкләре янә үз ишекләрен ача
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июньнән Татарстанның 31 муниципаль районында март аенда коронавирус пандемиясе аркасында ябылган сәүдә үзәкләре янә үз ишекләрен ача. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

Исемлеккә Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Яңа Чишмә районнарындагы сәүдә үзәкләре кергән.

Шулай ук Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында да сәүдә үзәкләре үз эшен башлап җибәрәчәк.

Сәүдә үзәкләре кайбер чикләүләр белән эшли башлаячак. Әйтик, сәүдә залларында сатып алучылар саны, сәүдә үзәге хезмәткәрләрен дә кертеп, 4 квадрат метрга бер кешегә кадәр чикләнәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда 5 июньнән фитнес-үзәкләр һәм бассейннарның ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Әлеге учреждениеләргә килүчеләр өчен шулай ук кайбер чикләүләр кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100