news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт Татарстан муниципалитетлары рейтингында лидер булган

Республиканың кайбер районнары эшсезлек үсешенең түбән темплары исәбенә югарырак урыннарга күтәрелде.

Әлмәт Татарстан муниципалитетлары рейтингында лидер булган
атарстан Икътисад министрлыгы

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Әлмәт районы Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 2020 елның гыйнвар-апрель айларында социаль-икътисади үсеш рейтингы лидеры булды. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтингта лидер булган Казан икенче урынны алды. Шулай итеп, республика башкаласы һәм Әлмәт районы бер-берсе белән урыннарын алмашынды. Өченче урында — Яңа Чишмә районы.

Шул ук вакытта Алабуга районы 12 позициягә күтәрелде, ә Яшел Үзән һәм Теләче районнары ун позициягә күтәрелде. «Әлеге үзгәрешләр башка районнарга карата эшсезлек дәрәҗәсе үсешенең азрак темпларына бәйле», — диделәр министрлыкта.

Шул ук вакытта 1 майга Актаныш, Мамадыш, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булуы теркәлгән. 36 муниципалитетта теркәлгән эшсезлек республика буенча уртача күрсәткечкә караганда, 1, 88 процентка ккимрәк булган.

Татарстанда җан башына төяп җибәрелгән продукция күләме 216 850 сум тәшкил итте. Иң югары нәтиҗәләрне Әлмәт (1 млн 362,1 мең сум) Түбән Кама (561,7 мең сум) һәм Алабуга (438,9 мең) районнары күрсәтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100