Р.Миңнеханов: «Rockwool» пәйда булу Татарстан һәм Россиягә яңа инвестицияләр җәлеп итәчәк

Бүген “Алабуга” МИЗда «Rockwool» компаниясе заводы нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.
(Алабуга, 4 июнь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген “Алабуга” МИЗда «Rockwool» компаниясе заводы нигезенә беренче таш салу тантанасы булды.
Тантанада ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм «Rockwool» компанияләре төркеме президенты Элко ван Хил һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Алабуга” МИЗның административ корпусында узган матбугат конференциясендә «Rockwool» президенты Элко ван Хил сөйләгәнчә, “Алабуга” МИЗдагы завод компаниянең таш сүстән изоляция материаллары җитештерү буенча яңа 5 предприятиесенең берсе булачак. Компания 2 ел дәвамында аларны бөтен дөньяда ачарга ниятли. Россиядән тыш, яңа заводлар Польшада, Канадада, Бөекбританиядә һәм Украинада төзеләчәк.
Элко ван Хилның сүзләренә караганда, ТР һәм “Алабуга” МИЗ җитәкчелеге белән сөйләшүләр бер ел элек башланган. “Татарстан Республикасын сайлауның төп сәбәбе – МИЗ җитәкчелеге һәм Рөстәм Миңнехановның шәхсән актив катнашуы”, - дип белдерде Элко ван Хил.
“Алабуга” МИЗда завод төзелешенә инвестицияләр 125 миллион евро тәшкил итәчәк. «Rockwool» Россия бүлекчәсе генераль директоры Ник Винс билгеләп үткәнчә, бу таш сүс җитештерү заводына рекордлы күләмдә инвестицияләр дигән сүз. 2010 елда эшли башлаячак предприятиенең проект куәте – елына 100 мең тонна җылылык изоляциясе материаллары чыгару. Тотылган чыгымнар 6 елда кайтарылыр дип көтелә.
Ник Винс шулай ук киләчәктә предприятиедә, әгәр Россия җылылык изоляциясе материаллары базарында уңай вәзгыять күзәтелсә, икенче җитештерү линиясен урнаштыру мөмкин, дип билгеләп үтте. Производствоны оештыруга шундый ук күләмдә инвестицияләр булган очракта, аның проект куәте елына 120 мең тоннага җитәргә мөмкин.
Элко ван Хил билгеләп үткәнчә, 2007 ел нәтиҗәләре буенча «Rockwool» компаниясе дөньяда җылылык изоляциясе материаллары җитештерү буенча икенче урын алды. Россия базарындагы конкрет өлешен атамаган сурәттә дә, компания җитәкчеләре яңа завод пәйда булгач, бу өлешнең артырга тиешлеген билгеләп үтте.
Яңа завод өчен чималның 80 проценты – Россиядән, калган 20есе чит илдән кайтарылачак. “Алабуга” МИЗда завод штаты 141 кеше тәшкил итәчәк. Ник Винс төбәктә квалификацияле кадрлар булуына гаҗәпләнүен таныды. Аның сүзләренчә, предприятиеләр хезмәт хакы “көндәшлеккә сәләтле” булачак.
Беренче таш салу тантанасы бераз гадәти булмаган шартларда узды. “Алабуга” МИЗның административ бинасы каршында урнашкан чатырда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, «Rockwool» президенты Элко ван Хил, Федераль МИЗ агентлыгының ТР территориаль идарәсе җитәкчесе Тимур Шаһвәлиев зур глобуска йолдыз урнаштырды, глобуста «Rockwool» компаниясенең дөньядагы 23 заводы йолдызлар белән билгеләнгән иде инде. Мәртәбәле кунаклар шулай ук гипста үз кул эзләрен калдырды.
Журналистларга биргән интервьюсында Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗда яңа резидент пәйда булуның зур әһәмиятен билгеләп үтте. “Сезнең өчен МИЗда дөньяга мәгълүм резидентның барлыкка килүе бик мөһим. Бу – бернинди дә уртак предприятие түгел, ә тулысынча чит ил инвестицияләре дигән сүз. «Rockwool» компаниясенең бирегә урнашуы башка резидентларга да этәргеч бирәчәк. Инде үзгәрсәк тә, Россияне дөньяда начар беләләр әле. Бездә «Rockwool» пәйда булу Татарстан һәм Россиягә яңа инвестицияләр җәлеп итәчәк”, - дип белдерде республика Хөкүмәте башлыгы.
ТР Премьер-министры шулай ук продукция җитештергән продукциянең мөһимлеген ассызыклады. “Бүген торакка капиталь ремонт ясаганда, без күпме энергия югалтуыбызны күрәбез, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Шуңа күрә безгә җылылык саклаучы материаллар бик кирәк. Мондый материаллар барлыкка килгәч, төзелештә таләпләр бөтенләй башка булачак. Газ арзан булганда, җылылык саклау хакында уйламадык та, әмма газ бәясе 200 доллардан артып китсә, җылылык саклау материалларын куллану һәр милекче өчен файдалы булачак”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Алабуга” МИЗ перспективалары хакындагы күзаллаулары белән уртаклашты. “Булачак резидентларның кайсындыр артык күрмим, әмма бездә аерым өстенлекләр бар, - дип саный ТР Премьер-министры. – Бу – автокомпонент кластеры, полимерлар эшкәртү һәм торакка бәйле проектлар”.