news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динар Шакиров Татарстан икътисад министрының яңа урынбасары булды

Ведомство башлыгының яңа урынбасары инновацион һәм инвестицион блокларга кураторлык итәчәк.

Динар Шакиров Татарстан икътисад министрының яңа урынбасары булды
Татарстан икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан икътисад министры урынбасары вазифасына Динар Шакиров билгеләнде. Яңа постта ул «Стратегия 2030» чараларын гамәлгә ашыру, инвестицияләр һәм инновацияләр белән шөгыльләнәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Динар Рәфыйк улын вазифага билгеләнү 24 февральдә булды. ТР Икътисад министрлыгы һәм аның җитәкчелеге алдында торган бурычлар „Стратегия 2030“ чараларында билгеләнгән һәм, җитәкчелектәге үзгәрешләргә карамастан, ул үзгәрешсез кала», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Шакиров шулай ук инвестицион проектларга экспертиза ясаячак һәм инновацияләр һәм инвестицияләр өлкәсендә норматив-хокукый базаны камилләштерүне координацияләячәк.

Динар Шакиров Казан милли тикшеренү технология университетын 2011 елда тәмамлаган. Шуннан соң Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаментында эшли. 2018 елдан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе башлыгы вазифасын башкара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100