Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә 1,2 млрд сум сум акча юнәлдерәчәк
Эшмәкәрләргә ярдәм тиешле илкүләм проект буенча күрсәтелә.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елда республика эшмәкәрләренә ярдәм итүгә 1,2 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
Сүз «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты һәм аның составына керә торган төбәк проектлары турында бара, диделәр ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Илкүләм проект буенча федераль бюджеттан - 201,7 млн сум, республика бюджетыннан 47,3 млн сум бүлеп бирелә. Калган сумма төбәк программалары ярдәмендә бизнесменнар арасында бүленәчәк - алар буенча гомуми финанслау 1 млрд сум тәшкил итәчәк.
Илкүләм проект буенча эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ташламалы ставка буенча микрозаймнар, социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен поручительлекләр һәм грантлар биреләчәк, шулай ук мөлкәт, экспорт, мәгълүмати-консультация һәм белем бирү ярдәме күрсәтеләчәк.
Кертелгән яңалыкларны исәпкә алып, үзмәшгуль гражданнар да ярдәм алачак. Ярдәм алу мәсьәләләрендә 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2021 елда Кече һәм урта эшмәкәрлек илкүләм проекты тарафыннан Татарстанда дүрт республика проектын гамәлгә ашыру каралган. Бу «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру», «Бизнесның җиңел старты һәм уңайлы алып барылуы өчен шартлар тудыру», «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары акселерациясе», «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм үзмәшгуль гражданнар субъектларына адреслы сайлап алу механизмы белән цифрлы платформа булдыру һәм махсус сервислар һәм ярдәм чараларын дистанцион рәвештә алу мөмкинлеге тудыру».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз