Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы атнада Татарстанда 92нче бензин 24 тиенгә кыйммәтләнде
Ягулык бәяләренең артуы инде икенче атна рәттән дәвам итә.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстанда 2021 елның 25 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр бензинга уртача куллану бәяләре арткан.
АИ-92 нең литры 24 тиенгә кыйммәтләнде: 42,66 сумнан 42,90 сумга кадәр артты. АИ-95 бәясе бер литры 46 сумнан 46,26 сум булды, дип хәбәр итә Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат).
Татарстанда АИ-98 бәясе элеккечә калды: бер литры 53,35 сум. Дизель ягулыгының бәясе бер литры өчен 47,48 сумнан 47,68 сумга кадәр арткан.
Ягулыкка бәяләр арту икенче атна дәвам итә. Узган җомгада АИ-92нең литры 12 тиенгә кыйммәтләнде, ә АИ-95 бензины литрының бәясе 45,90 сумнан 46 сум булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз